Илдар Юзеев

Илдар Юзеев: “Мин күктән егылып төшкән романтик”


2Безнең белешмә:

Туган елы: 1933 елның 3 гыйвары

Туган җире: Башкортостан Яңавыл районы Ямады авылы

Белеме: КДПУның татар теле һәм әдәбияты бүлеге, СССР Язучылар союзының  М.Горький исемендәге әдәбият институты каршындагы Югары әдәби куслары

Китаплары: 40 тан артык

Мактаулы исемнәре: Җәлил исемендәге комсомол премиясе лауреаты, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты – шигърият буенча, драматургиядә — Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе

Гаилә хәле: хатыны Тәфтилә — укытучы, 2 малае, оныгы Самат – 12 яшь

Хезмәт юлы: “Ялкын” (“Пионер”) журналында җаваплы сәркатип, “Чаян”да әдәби хезмәткәр, “Казан утлары”нда поэзия бүлеге мөдире, Татарстан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү буенча урынбасар, “Сабантуй” газетасы, “Сәхнә” журналында.

— Илдар Юзеев иҗат дөньясына ничек килеп керде?

— Мин шигырьдән алда пьесалар язарга тотынганмын. 9 яшемдә “Алсу гөлләр” исемле пьеса язып, шуны мәктәп балалары белән җәй көне урамда куйдык. Бик кызыклы булып хәтергә сеңеп калган. Ә 10 яшьтә Яңавыл районы газетасында “Бертуган Юзеевлар иҗаты” дигән баш астында Нил абыйның шигырьләре  һәм минем беренче шигырем басылды. Ә чын-чынлап иҗатка тотыну Казанга килеп укый башлагач булды. С.Хәким, Х.Туфаннар институтта эшләп килгән әдәбият түгәрәгенә килеп, безне үзләре эзләп тапты. Шулар мине бу серле дөньяга алып кереп китте.

Татар язучысының язмышы бәхетлеме?

— Халык бәхетле булса, язучы да бәхетле, халык еласа, язучы да елый. Дания Заһидуллина дигән укытучы “Татар әдәбияты методикасы”нда: “Рәдиф Гаташның романтикасы – оптимистик, Илдар Юзеевныкы – пессимистик”, — дип язып чыккан.  Һәм шушы ялган фикерне укучыларга тарата. Ничек минем шигърият пессимистик була алсын? Әлбәттә, минем трагедияләрем – аяныч язмышлы кешеләр турында язган әсәрләрем күп. Сырхауханәдә ятканда язган хәсрәтле шигырьләрем бар? Әмма язучы иҗатының бер этабына гына нигезләнеп мондый фикер әйтү, минем уйлавымча, һич дөрес түгел. Мин бары тик булган вакыйгаларны алсу төсләргә манмый гына укучыларга җиткерергә омтылам. Халык бәхетле булганда, аеруча татар бәйрәмнәре вакытында мин бигрәк тә бәхетле. Ул вакытта шигырьләр дә җырлап туа.

Сез инде лаеклы ялдагы кеше, үзегез бүгенге көндә дә эшләвегезне дәвам итәсез. Чит илдә яшәп иҗат итсәгез, кадерегез күбрәк булыр иде кебек тоелмыймы?

— Эшкә йөрүем акча җитмәгәннән түгел, кешеләр кирәк булганнан. Кызык түгел миңа аралашмыйча ялгыз яшәү. Өйдә ятсам, саргаям мин. Болай, ичмаса, йөреп кайтам, кешеләр арасында булам. Хөкүмәтебезгә рәхмәттән башка сүзем юк. Кадерем дә бар, хөрмәтлиләр дә. Ә чит илләре үзләренә булсын. Минем анда табигатем тартмый.

Әгәр сайлау мөмкинлеге булса, Казанның кайсы җирендә яшәр идегез? Шәһәр читенә авылча бер кечкенә өй салып, шунда яшисегез килмиме?

— Мин инде 3-4 тапкыр күчеп караган кеше – Казанның төрле почмакларында яшәргә туры килде. Бар җирдә дә ошый миңа. Ә иң кызыклысы күчкән саен яңа кешеләр белән танышасың. Ә авылча яшәүгә килгәндә, юктыр, мөгаен. Ни өчен дигәндә, без авыл балалары булсак та, авылдан киткәнбез, халкыбыз, рухыбыз белән ерак без аннан. Дөрес, кайчак ул шигырьгә килеп керә, әмма бу авылны түгел, анда үткән әкияти балачакны, серле яшьлекне сагыну гына…

— Ә ул шигырьләр елап туамы, җырлапмы?

— Кайчак ничек инде, үзем моңсу булганда елап туа. Җырлап туганнарын композиторларыбыз эләктереп алып, шундук җыр язып ташлыйлар.

— Иҗат өчен кайсы ел фасылы уңай?

— Җәй көне нишләптер миңа илһам сирәк килә. Шигырьләр язам, әмма зур әсәрләргә (поэма, пьесалар) тотына алмыйм. Ә менә яз һәм көз көннәрендә минем иҗат чишмәм ургый башлый. Әмма минем бер гадәтем бар: язган зур әсәрем басылмыйча торып, икенчесен яза башламыйм.

Әле бит Сез драматург та. Кайсы жанр Сезгә җиңелрәк бирелә?

— Шигырь – ул минем стихиям. Шунлыктан аны язу җиңелрәк. Мин көн дә шигырь язам, кемгә генә, кая гына барсам да, күчтәнәчкә шигырь язып барам. Берсен дә җыеп бармыйм, эзсез югалалар. Ике жанрда эшләү, бер яктан, катлаулы булса, икенче яктан, алар бер-берсенә ярдәм итә, бер-берсен тулыландыра.

— Сезнең күңелне нәрсәләр күтәрә һәм нәрсәләр хәтерегезне калдыра?

— Ел ахырында  “Иң күп укылган китап” дигән йомгаклар була. Поэзия буенча 4 ел минем китапларым беренче урынга чыкты. Укучыларымның барлыгы, “шигырь укылмый” дип сөрән салган заманнарда аларның кимемәве, киресенчә, арта гына баруы күңелгә сары май булып ята. Җанны бер генә нәрсә тырный. Ул да булса, татар халкының  бер сәер гадәте: башка халыклар белән ул шулкадәр тату, дус яши, ә үзара тыныша алмый. Бер-берләреннән көнләшү, читләшү, бер-берләренә юл бирмәү күп кенә җитәкчеләребезгә үрләр яуларга да аяк чала. Нигәдер алар һаман бер-берсен юк итәргә тырыша.

— Еш сырхаулыйсызмы, ничек дәваланасыз?

— Яшь вакытта ук миндә авыру тапканнар иде. Гомер буе шуның белән көрәшеп яшим. Хәер, тән сызлавына түзеп була ла ул, җан сызлавы кыен.

— Сез гаиләдә нинди кеше?

— Бик юаш мин. Әгәр хатын булмаса, ул мине карап, тәрбияләп тормаса, бу дөньяда яши дә алмас идем. Хуҗалык эшләренең берсен дә белмим, бөтенесе хатын җилкәсендә. Кечкенә чакта үз өебез юк, кеше фатирында тордык. Әткәй сугышта 4 ел йөреп кайткач кына өй салырга тотындык. Бер балта остасы белән Нил абый өй салдылар. Мине кечкенә дип якын җибәрмәделәр. Хәзер бик үкенәм шулчакта балта эшенә өйрәнеп калмаганыма. Ә үзем гаиләмнән, гаилә тормышымнан бик канәгать, алар да миннән канәгатьтер дип уйлыйм.

Ә балаларыгызга карата Сез нинди әти?

— Әйтәм ич, бик юаш мин. Шулай да олы улым минем юлны – язучылыкны сайлады. Салават Юзеев исеме, бәлки, күпләргә таныштыр. Бүгенге көндә ул урысча ике китап авторы.

— Оныгыгыз Самат йомшак ягыгызны белеп, Сезнең янда сырпаланамы?

— Ул сабый килеш бик зур югалту кичерде. Әнисе үлде. Хәзер ул әтисе белән бергә бездә яши. Аның белән аралашу, уйнау, шаяру – иң яраткан шөгылем.

— Аңа карап үзегезнең балачагыгызны искә төшерәсезме?

— Әйе, әмма хәзерге чор балалары бездән бик нык аерыла. Алар күпкә акыллырак. Без хыялый идек, алар – реалист. Хыялыйлык, юләрлек дигәннән, балачактан бер кызыклы хатирә искә төште: авылда 6-7 класста укыган 4 бала үзебез көймә ясадык. Һәм шул көймәгә утырып, Гәрәй елгасының кайда барып тоташуын ачыкларга чыгып киттек. Әнкәйләргә 1-2 көнгә дип киткән идек, бер атна йөреп, талчыгып кайтып кердек. Эт күрмәгәннәрне күрдек, әмма бу вакыйга поэмага әверелде. Озак еллардан соң “Өчәү чыктык ерак юлга” исеме астында балачак хатирәм кабат яңарды.

Илдар абый, Сез тәмлетамакмы? Нәрсәләр ашарга яратасыз?

— Татар халык ашлары – токмачлы аш, өчпочмак, бәлеш. Ризык талымламыйм. Макаронны да бик тәмләп ашап куям. Хатыным Тәфтилә ашханәдә эшләгән иде, шуның йогынтысыдырмы, бөтен ризыгы да телләрне йотарлык була. Һәркөнне берсеннән-берсе тәмле ризыклар пешереп сыйлап кына яши.

— “Сәхнә” журналы белән Сезне нәрсә бәйли?

— Сәхнә — ул минем тормышымда ниндидер бер серле образ. Балачакта үзебезнең авыл укытучылары, йә булмаса, Минзәлә театры спектакльләр куйганда иң алгы урыннарга кереп, “оялап”, йотлыгып карый идем. Үзебезнең урманнан кисеп алынган чыршы шул сәхнәгә менгәч, әкияти булып, могҗиза булып күренә иде. Шул вакытлардан ук сәхнә күңелгә сеңеп калган. Журналның исеме дә шуңа якын тоела.

Бәлки, әле Сез артист булырга да хыяллангансыздыр?

— Бик зур хыялым иде. 7 класста вакытта үзем язган “Моңлы җыр тавышы” исемле пьесамда хәтта Сәлим ролен дә уйнаган идем. Бәлки, шул вакытта үземнән бик үк уңышлы артист чыкмасын аңлаганмындыр. Аннары инде шигырь белән җенләнә башладым. Әмма үкенмим. Автор булсам да, мин сүз артисты булганмын. Үзем тудырган һәр образ, һәр герой булып мин үзем яшим, үзем уйныйм. “Кыр казлары артыннан” пьесасында да мин бөтен геройны да башта үзем “уйныйм”, алар барысы да мин.

— Сезнең өчен бу дөньяда нәрсә иң зур бүләк булыр иде?

— Аллаһы Тәгаләнең миңа шушылай озын гомер бирүе – ул үзе зур бүләк. Биргәненә шөкрана, әмма әле минем Ходайдан тагын берничә генә ел сорыйсым килә. Тормыштан туеп булмый бит – яшәү көче бар, иҗат ялкыны бар. Язасы әйберләрем, әйтәсе сүзләрем шактый…

... Дигән иде Илдар абый. Бүген инде ул якты дөньяларда юк. Аллага шөкер, мин аның белән танышып, гәпләшеп калырга өлгердем. Шул әңгәмәне укучыларга да тәкъдим итәм.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт